• Афганцы

    Ибатуллин Ренат Сәетҗан улы

     

    Әфган сугышы ветераны авылдашыбыз Ибатуллин Ренат Сәетҗан абый белән Мөслимә апа гаиләсендә 1965нче елның 2нче ноябрендә дөньяга килә. 


    Подробнее

    Гильфанов Рәвиль Габделхак улы

     

    Гильфанов Рәвиль Габделхак улы 1960 нчы елның 3нче сентябрьендә колхозчы гаиләсендә туа. Гаиләдә баш бала булгангамы ул үзендә җаваплылык хисе тоеп үсә, кечкенәдән эш сөя. Кыңгыраулы мәктәп еллары сизелмичә дә үтеп китә, 18 яше тулган егетнең армиягә алыныр вакыты да җитә. Равильгә 1979 нчы елның 3 нче июлендә хәрби хезмәткә алынырга повестка килә.


    Подробнее 

    Бахтигараев Ильсур Вәгыйз улы

     

    Бәзәкә авылында яшәүче Вәгыйз абый белән Гөлсинә апаның икенче улы Ильсур 1969 нчы елның 2 нче апрелендә дөньяга килә. Кечкенәдән үк тыңлаучан, эшчән, тәртипле бала булып үсә. Мәктәптә укыганда алдынгылар рәтендә була, оста биюче буларак мәктәптә үткәрелүче чараларда актив катнаша. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң Әлмәт шәһәрендәге төзелеш техникумына укырга керә һәм шуннан армияга алына.


    Подробнее 

     

    Тараканов Михаил Иванович

     

    Родился 27 сентяюря 1952г.
    в деревне Сетяково Менделеевского (Бондюжского) района Татарской АССР 
    в семье колхозников.
    Мать- Анна Яковлевна, рядовая колхозница, мама восьмерых детей.
    Отец-Иван Архипович, тракторист, участник Великой Отечественной войны,
    на фронте был дважды ранен.
    Оба из крестьянского сословия.

     подробнее

     

    Шакиров Рамиль Галимзян улы


    Бәзәкә авылыннан совет армиясе сафларына алынып Әфган җирендә интернациональ бурычын үтәп кайткан иң беренче егет - ул Рамиль Галимҗан улы Шакиров.

    Рамиль 1961 елның 24 сентябрендә Бәзәкә авылында гомер итүче Галимҗан абый белән Миннесания апа гаиләсендә 4 нче бала булып дөньяга килә. Урта мәктәпне  тәмамлаганнан соң 1979 елның 19 октябрендә  совет армиясе сафларына алына.

    подробнее 

    Онытмый сезне Ватан

    Гильфанов Риф Файзелхак улы

     

    Гильфанов Риф Файзелхак улы 1966 елның 29 мартында Бәзәкә авылында туган. Туган авылында белем алган, беренче хезмәт чирканчыгы да шушы туган туфрагында башлана. Яшь булуына карамастан, көчле тракторны егәрләгән... Һәм менә инде, армия сафларына барып, ватан сагында хезмәт итү бурычы килеп чыккан.

     

    подробнее

    Мусин Миндрахман Минегәрәй улы

     

     

         Мусин Миндрахман Минегәрәй улы 1936 елны Бондюг (хәзер Менделеевск) районындагы Бәзәкә авылында беренче бөтендөнья сугышы ветераны Мусиннар Минегәрәй һәм Турай авылы кызы Минҗиһан гаиләсендә туа. Алар гаиләсендә тагын апалары Гөлҗиһан, Галимә, абыйсы Габдрахман һәм энесе Файзрахман була. Миндрахман абый яшьтән үк ул чагында бик популяр булган авиация турында хыяллана, летчик булырга әзерләнә. 1955 елларда аны хәрби хезмәткә алалар. Ниндидер сәбәп белән ул летчик була алмый, ләкин барыбер авиацияга эләгә, самолетның стрелогы булып хезмәт итә.

     

         Афганитстанга совет гаскәрләре кергәч бер айдан соң, 1980 елның 26 январендә Миндрахман абый хезмәт иткән часть та шунда күченә. 1980 елның 26 июлендә яше буенча хезмәт срогы тулган 44 яшьлек Миндрахман Мусин армиядан демобилизацияләнеп тыныч тормышка кайта. Ул гаиләсе белән Советлар Союзының төрле җирләрендә яшәп, соңыннан туган якларына. Менделеевск шәһәренә кайтып төпләнә.

     

         Миндрахман Мусин “В ознаменование 100-летия со дня рождения В.И.Ленина” медале, “Воину-интернационалисту от благодарного афганского народа” медале һәм башка күп медальләр белән бүләкләнә.

     

         Миндрахман Минегәрәй улы Мусин 2020 елның 8 февралендә бакыйлыкка китә. Бәзәкә авылы зыяратында күмелгән.

    Тулырак

     

     

     

     

    Аллага шөкер, безнең егетләргә исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булды. Ә бит Татарстанда улын шул сугышта югалткан 260 ана газизләрен сагынып зар елый.

    Сугыш кичкән солдатларның һәркайсы алар белән сөйләшкәндә ике нәрсә турында әйтмичә калмады:

    • зәңгәр күккә карашларын төбәп көткән туган илдән очып килүче вертолетлар (чөнки алар азык-төлек һәм хат алып килә);
    • туган йортта аларны зарыгып көтүче әниләре турында.

    Әни, әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кадерле, иң татлы сүз. Әнкәй дигәндә дөньялар яктырып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Иң кыен чакларда без әниләрне искә алабыз, аларга кайтып егылабыз. Бу батыр егетләр дә әниләренең догалары саклап йөрткәнгә, алар зарыгып көткәнгә исән-сау әйләнеп кайттык дип бөтен барлыклары белән ышаналар, аларга рәхмәт укыйлар.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться